Ата-аналарга балалар тәрбияләү җаваплылыгы турында искә төшерделәр

2022 елның 14 октябре, җомга

13 октябрьдә Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Җаваплы ата-ана мәктәбе» программасы кысаларында чара узды. Аның максаты – ата-аналарның балаларны тәрбияләү һәм укыту мәсьәләләре буенча хокукый культурасын күтәрү.

Социаль педагог Оксана Лямова катнашучыларга балаларга карата хокук һәм бурычларны аңлатты: балаларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен тәэмин итү һәм яклау, балаларның физик һәм психик сәламәтлегенә, аларның әхлакый үсешенә зыян китермәү. Ата-ана бурычларын үтәмәгән яки тиешенчә үтәмәгән, шулай ук балаларга карата хокук бозган өчен ата-аналар җаваплылык тота.

Ахырда барлык катнашучылар балаларны тәрбияләү ысуллары игътибарсыз, рәхимсез, тупас, кеше абруен төшерә торган, балаларны мыскыллау яки эксплуатацияләүне күз алдында тоткан карашны кертмәскә тиеш дигән нәтиҗәгә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International