Министрлыкта инвалидлар хокукларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлады

2022 елның 13 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә: Татарстан Республикасында инвалидлар ункөнлеге алдыннан 2022 елның 13 октябреннән 7 ноябренә кадәр инвалидларның, шул исәптән инвалид балаларның, хокукларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча гражданнар мөрәҗәгате өчен кайнар линия эше оештырыла. Шулай ук татарстанлылар министрлыкка үз тәкъдимнәрен җибәрә алалар.

Кайнар линия телефоны: 8 (843) 557-20-49 (эш көннәрендә: дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, җомга көнне 9.00 сәгатьтән 16.45 сәгатькә кадәр, 12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр тәнәфес).

Мөрәҗәгатьне электрон почта аша да юлларга мөмкин: Adelya.Gallyamova@tatar.ru (тәүлек буе).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International