«Веста» психологы гаиләләр белән эшне дәвам итә

2022 елның 13 октябре, пәнҗешәмбе

Наркоманияне профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыру буенча эш кысаларында 12 октябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Тормышның тәме» дигән чара уздырды. Чараның максаты – гаиләдә микроклиматны яхшырту.

Катнашучылар партнер белән аралашуда кимчелекләрне һәм төрле кыенлыкларны өйрәнүгә юнәлтелгән күнегүләр ясадылар. Күпләр «Тере бүләк» күнегүенең бик катлаулы булуын таныды: үз кимчелекләреңә игътибар итү һәм якын кешеңә мөнәсәбәтеңне яхшы якка үзгәртү – бу кешедән күпмедер көч таләп итә. Катнашучылар психологны кызыксынып тыңладылар һәм башкаларга карата карашларын үзгәрттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International