2022 елның 14-17 октябрендә Владимир өлкәсе Суздаль шәһәрендә «Вера. Надежда. Любовь» фестивале узачак.
Фестиваль Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган. Форум-фестиваль кысаларында талантлы балалар, авыр язмышлы балалар һәм инвалидлар, шул исәптән Донецк һәм Луганск республикаларыннан булган балалар өчен тигез мөмкинлекләр марафоны уздырылачак.
Форум-фестивальнең уникальлеге шунда ки, ул үз мәйданчыгында барлык яшь төркемнәренең гражданнарын, төрле милләт, дин, социаль һәм физик мөмкинлекләре булган кешеләрне берләштерә һәм катнашучыларны Россиянең кече халыкларының мәдәни традицияләре белән таныштыра.
Форум-фестиваль программасына эшлекле, мәдәни бүлекләр, күргәзмә-ярминкә, тигез мөмкинлекләр марафоны, җыр-бию марафоны һәм кичке музыкаль җыелышлар кергән.
Форум программасында Россиянең 20дән артык төбәгеннән, шулай ук Армәнстан, Белоруссия, Сербия, Сирия, Украина, Донецк, Луганск республикаларыннан делегацияләр катнашачак.
Форум-фестиваль РФ Дәүләт Думасының Мәгариф комитеты, Россия Мәдәният министрлыгы, Россия ГХМ, Россия ЭЭМ, Россия Хезмәт министрлыгы, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы, Россия Мөфтиләр шурасы тарафыннан оештыру һәм мәгълүмати ярдәме белән РФ Хөкүмәте карары нигезендә үткәрелә.
Булачак форум-фестиваль турында тулырак мәгълүматны түбәндәге сылтамалар буенча алырга мөмкин:
«ВКонтакте»: https://vk.com/fondvnl;
Сайтлар: www.fvnl.ru, www.фонд-вн.рф, www.fond-vn.ru.