Шушы көннәрдә Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгечләре бәйрәм кичәсе уздырдылар. «Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылган чарада өлкән буын социаль хезмәт алучылары һәм «көмеш» волонтерлар катнашты.
Бәйрәм дустанә шартларда узды. Кунаклар үзләренең талантларын һәм иҗат сәләтләрен күрсәттеләр, үзләре иҗат иткән шигырьләрен укыдылар, халык җырларын һәм биюләрен башкардылар. Алар бер-берсе белән озын гомер һәм яхшы кәеф серләре белән дә уртаклаштылар.
Аннары өлкәннәр белгечләр белән берлектә открытка-аппликация ясадылар. Очрашу чәй табыны артында тәмамланды.