Лаешның тернәкләндерү үзәгендә хокук дәресе уздырылды

2013 елның 15 июле, дүшәмбе

           Бүген Лаешның физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә “Без төрле, тик бертигез” дип аталган  хокук дәресе оештырылды.

          Әлеге чараның максаты балаларны “хокук” төшенчәсе белән таныштырудан, кеше хокукларына, кешегә һәм үз-үзеңә карата хөрмәт тәрбияләүдән гыйбарәт иде.

          Социаль тәрбияче сүзләренә караганда, мондый дәресләр гомумкешелек нормалары һәм әхлак принципларын үтәүгә адекват мөнәсәбәт формалаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International