Республика предприятиеләрендә ике авыр һәм бер төркемле җәрәхәт очрагы теркәлгән

2013 елның 16 июле, сишәмбе
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Бүгенге саннарга караганда, 6 нчы июльдән 12 нә чаклы мондый 3 аянычлы очрак теркәлгән.
Беренче бәхетсезлек очрагы 6сы көнне Әлки районында булган. "Әлкиурман" дәүләт бюджет учреждениесендә  хезмәт куючының аягы пилорамга кереп китә һәм авыр җәрәхәтләнә. 
8 нче июль көнне булган бәхетсезлек очрагы "Татвойлок" ҖЧҖдә теркәлә. Мастерның 58 яшьлек ярдәмчесе кулын нык кына җәрәхәтли.
Төркемле бәхетсезлек очрагы исә 5се көнне Әлмәттә урнашкан "Бурение" ҖЧҖдә булган. Төнге 11ләр тирәсендә Казан-Оренбург автоюлының 378 нче километрындагы автоһәлакәттә 5 хезмәткәр зыян күрә. Алар төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алалар. 
Хисап атнасында үлем белән тәмамланган бәхетсезлек очраклары теркәлмәгән.
  Барлык очраклар буенча да тикшерү бара.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International