«Астра»да «Ата-аналар мәктәбе» проекты дәресе узды

2022 елның 3 октябре, дүшәмбе

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә монтессори-педагог Гөлнара Сабитова «Ата-аналар мәктәбе» проекты кысаларында «Иртә яшьтә тактиль тойгыларны үстерү» дигән темага дәрес уздырды. Чарада әниләр «тактиль тойгы», «вак моторика», «сенсор тойгы» төшенчәләре белән таныштылар.

Дәреснең практик өлешендә һәр катнашучы төрле уен материалларында үзенең тактиль тойгыларын өйрәнде һәм сынады. Шулай ук дәрестә балаларда вак моторика үсешенең сөйләм өчен җаваплы баш мие зоналарына йогынтысы турында фикер алыштылар.

Очрашу ахырында әниләр өй шартларында балаларның тактиль тойгыларын үстерү буенча мәгълүмати буклетлар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International