«Веста» иҗат аша балигъ булмаганнарга туган якка мәхәббәт тәрбияли

2022 елның 28 сентябре, чәршәмбе

Кичә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Ирина Кожевникова «Туган ягым – туган йортым» дигән темага төркемле дәрес уздырган.

Чара Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирасы елы кысаларында туган якка мәхәббәт тәрбияләү, кулларның вак моторикасын үстерү, иҗади фикерләү формалаштыру, предметларның формасын аңлату максатыннан үткәрелде.

Дәрес «Татар орнаменты» темасына әңгәмә белән башланды. Катнашучылар курчакларны татар милли киемнәрендә карадылар, кием элементларының ничек аталганын искә төшерделәр, орнамент төрләренә игътибар иттеләр: чәчәкле һәм геометрик. Тукуда геометрик үрнәкләр өстенлек итә, ә чигүдә – чәчәкләр. Ешрак лалә чәчәкләре, кыңгырау сурәтләнә.

Шуннан соң хезмәт инструкторы катнашучыларга билгеле үзенчәлекле рәсем техникасы – монотипия кулланып татар үрнәкләрен ясарга тәкъдим итте.

Ирина Кожевникова сүзләренчә, балалар һәрвакыт яңа эш формаларын куллану белән кызыксына. Башта алар буяуның пыялага ничек төшүен карадылар, аннары үзләре рәсем ясарга тырыштылар. Балалар бер үк схемалардан файдалансалар да, эшләр төрле килеп чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International