Патриотик юнәлештәге чара «Веста» үзәгендә узды

2022 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Анастасия Ильина «Татарстан – безнең уртак йортыбыз» дигән төркемле чара уздырган.

11 яшүсмер катнашкан әлеге чара патриотик хисләр, Ватанга, туган телгә мәхәббәт, дәүләт символларына хөрмәт тәрбияләүгә, халыклар мәдәниятенә карата кызыксыну уятуга юнәлдерелгән.

Республиканың дәүләт символлары һәм аларның мәгънәсе, Татарстан территориясендә яшәүче халыклар, аларның мәдәнияте, телләре, дуслыгы турында сөйләшеп, белгеч катнашучыларга Татарстан турында кроссворд чишәргә һәм Ватан турындагы мәкальләрне искә төшерергә тәкъдим итте.

Йомгаклау өлешендә белгеч «Төсле кул учлары» техникасы ярдәмендә Татарстан Республикасы флагын кәгазьдән ясау буенча мастер-класс үткәрде. Яшел, ак һәм кызыл төсле кәгазьдән кул учларын кисеп ябыштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International