Лениногорск районында имин булмаган гаиләләргә ничек ярдәм итәләр

2022 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

Лениногорск районында яшәүче Наталья А. 2021 елда балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе карары буенча алкогольгә бәйлелеге аркасында ведомствоара учетка куела. Учетка куелган вакытта Натальяның даими эш урыны булмаган, ул балигъ булмаган баласын тиешенчә тәрбияләмәгән, торак-коммуналь хезмәтләр буенча бурычлы булган.

«Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Наталья белән тернәкләндерү чаралары планы нигезендә даими рәвештә профилактик эш алып баралар. Хатын-кызга педагогик һәм психологик ярдәм күрсәтәләр. Моннан тыш, Наталья белән эшкә урнашу өчен социаль контракт төзелгән.

Реабилитация вакытында Наталья белән уңай үзгәрешләр булды: ул даими рәвештә наркологта күзәтелә, аның киңәшләрен үти. Хатын-кыз эшкә урнашкан, бала тәрбияләүгә тиешле игътибар бирә башлаган.

Тотрыклы керемнәр барлыкка килгәнгә ул торак-коммуналь хезмәтләр буенча бурычларын түләде. Наталья билгеләп үткәнчә, социаль контракт аңа рәсми рәвештә эшкә урнашырга ярдәм итте һәм гаиләнең финанс иминлеген дә тәэмин итәргә мөмкинлек бирде.

Лениногорск районында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән эш дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International