Татарстанда техник тернәкләндерү чараларын прокатка алу пунктлары эшли

2022 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

Тернәкләндерүнең техник чараларын прокатка алу пункты – «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында озак вакытлы карау системасының социаль сервисларының берсе.

Зәй муниципаль районында гражданнарны техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү проблемасын хәл итү максатыннан «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршында тернәкләндерүнең техник чараларын прокатка алу пункты булдырылган.

Тернәкләндерүнең техник чараларын прокатка алу пунктлары гражданнарны түләүсез һәм кире кайтарыла торган шартларда тернәкләндерү чаралары белән вакытлыча тәэмин итә. Прокат пунктына реабилитация чараларына мохтаҗ Зәй районында яшәүче яки аның туганнары мөрәҗәгать итә ала.

Әгәр өлкән яшьтәге граждан яки инвалид «Шатлык» үзәгенең социаль хезмәтләр алучысы икән, техник тернәкләндерү чарасыннан бушлай файдаланырга мөмкин.

2022 ел башыннан тернәкләндерүнең техник чараларын прокатка алу пункты хезмәтләреннән 82 кеше файдаланган. Аларның бишесе – өйдә социаль хезмәтләр алучылар һәм алар өчен техник чараларны вакытлыча куллану бушлай.

Тыл хезмәтчәне Глухова Варвара Павловна ике аягын да сындырган. Олы яшьтәге хатын-кыз катлаулы операцияләр һәм озын тернәкләндерү процессын кичерде һәм озак вакытлы карау системасының социаль пакеты кысаларында өйдә хезмәт алучы булды. Ходункины бушлай файдалануга алгач, Варвара Павловна өй буйлап йөри, социаль хезмәткәр белән урамга чыга башлый.

Карчевская Тамара Васильевна, тыл хезмәтчәне, COVID-19 белән авырып киткәннән соң, озак вакытлы карау системасының социаль пакеты кысаларында социаль хезмәтләр алучы булды. Элек актив, аралашучан, хәрәкәтчән хатын-кыз тормыш эшчәнлегендәге чикләүләрне авыр кичерде. Аңа вакытлыча куллану өчен махсус карават тәкъдим иттеләр. Аның ашау, туганнар белән аралашу, телевизор карау, тәрәзә янында утырып тору мөмкинлеге барлыкка килде. Бу аның кәефен сизелерлек яхшыртты, тернәкләнүгә өмет бирде.

Сычкова Анна Александровна – мобиль булмаган өйдә социаль хезмәтләр алучы. Анна Александровна өчен кухняга барып җитү, тәрәзәгә якынлашу проблема иде. Социаль хезмәткәр аңа ходунки кулланырга тырышырга тәкъдим итте. Хәзер Анна Александровна ходунки ярдәме белән фатирда хәрәкәт итә ала.

Шулай итеп, тернәкләндерүнең техник чаралары Зәй районының өлкән яшьтәге гражданнарына һәм инвалидларына тоткарлыксыз йөрү, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү, мәгълүмат алу һәм аралашу проблемаларын чишәргә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International