«Тернәкләндерү мәктәбе» яңа социаль хезмәткәрләрне укыта

2022 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасы кысаларында «Тернәкләндерү һәм тәрбия мәктәбе» эшен дәвам итә.

Исегезгә төшерәбез, озак вакытлы кайгырту чаралары «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты ярдәмендә тормышка ашырыла.

«Тәрбия мәктәбе»ндә дәресләр төркемнәрдә дә, индивидуаль тәртиптә дә үткәрелә. Яңа социаль хезмәткәр өчен чираттагы шәхси дәресне социаль эш буенча белгеч Габдрахманова Р.С. үткәрде.

Укыту махсус җиһазландырылган кабинетта уза, анда тернәкләндерүнең барлык чаралары да бар. Тыңлаучылар аз хәрәкәтләнүче һәм хәрәкәтләнмәүче затларны карау теориясен үзләштерә, шуннан соң манекеннарда шөгыльләнә. Укытуның практик өлешендә ашату, коендыру, карават чикләрендә хәрәкәт итү, киендерү кебек гамәлләр ныгытыла. Хезмәткәрләр ятып торучы авыруларны карауның ярдәмче чаралары белән таныша.

«Социаль хезмәткәрләр сафы яңа кадрлар белән тулыланып тора. Яңа белгечләрне өлкәннәрне һәм инвалидларны карау күнекмәләренә өйрәтү бик мөһим. «Тәрбия мәктәбендә» укыту, һичшиксез, эффектив», – дип билгеләп үтә белгеч Габдрахманова Р.С.

«Тәрбия мәктәпләре» Татарстанның барлык муниципаль районнарында эшли. Озак вакытлы карау чаралары ярдәмендә 2022 ел башыннан алып «Тәрбия мәктәпләре»ндә 2 меңнән артык кеше белем алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International