Лениногорск районында өлкәннәрне медицина учреждениеләренә китерү буенча чаралар дәвам итә

2022 елның 21 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасының Лениногорск районында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны диспансерлаштыру, скрининглар үткәрү өчен медицина учреждениеләренә китерү буенча чаралар дәвам итә. Шулай итеп, 2022 ел башыннан 1199 өлкән лениногорскилы әлеге хезмәттән файдаланды һәм профилактик медицина тикшерүләре узды.

Өлкәннәрне медицина учреждениеләренә илтү чаралары «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты ярдәмендә тормышка ашырыла.

Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре билгеләп үткәнчә, өлкән буын вәкилләрен хастаханәгә кадәр федераль бюджеттан сатып алынган махсус автотранспортта китерәләр.

Олы буын транспорттан коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясау өчен дә файдалана ала.

Хастаханәгә илтү расланган график нигезендә башкарыла, ә диспансерлаштыруны узу датасы турында алдан хәбәр итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International