«Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә хокукый агарту сәгате үткәрелде

2022 елның 20 сентябре, сишәмбе

Бүген Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Бала хокуклары һәм бурычлары» дигән хокукый сәгать оештырылган.

Чараның максаты – үзәктә тәрбияләнүчеләрне хокукый агарту: балалар Россия Федерациясе Конституциясенең, Бала хокуклары турындагы конвенциянең эчтәлеге, Кеше хокукларының гомум декларациясе белән таныштылар.

Чара барышында балалар геройларның хокуклары бозыла торган нәфис әсәрләрдән мисаллар китерделәр. Балаларга аларның хокукларыннан тыш, үтәргә тиешле бурычлары да бар дип сөйләделәр. Ситуацион уен ярдәмендә тормыштан конкрет мисалларда реабилитантлар теге яки бу ситуациядә закон күзлегеннән ничек эш итәргә кирәклеген карадылар.

Чара ахырында барлык катнашучылар да үз хокукларын һәм бурычларын белгән кешенең законны бозу мөмкинлеге азрак дигән нәтиҗәгә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International