Лениногорск районында озак вакытлы карау буенча чаралар дәвам итә

2022 елның 20 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын гамәлгә кертүне дәвам итә.

Озак вакытлы карау системасы үз-үзенә хезмәт күрсәтү дефициты булган кешеләргә һәм андый гражданнарны караучы кешеләргә юнәлтелгән. Озак вакытлы карау системасын кертү түбәндәге план буенча башкарыла:

- озак вакытлы карауга мохтаҗ кешеләрне ачыклау, шул исәптән медицина оешмаларының белешмәләрен кулланып;

- чит кеше каравына ихтыяҗны билгеләү (типизация). Кайгырту дәрәҗәсе (0-3) һәр кеше өчен индивидуаль рәвештә хезмәтләрнең исемлеген һәм хезмәт күләмен билгели;

- социаль һәм медицина хезмәткәрләрен җәлеп итеп, турыдан-туры кайгыртуны тәэмин итү;

- аз хәрәкәтләнүче гражданнарны караучы туганнарны һәм башка затларны укыту.

Хәзерге вакытта ТР Лениногорск районында 386 өлкән яшьтәге кеше һәм инвалид социаль хезмәтләр алучы булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International