«Кама таңнары»нда тәрбияләнүчеләр рус фольклоры белән таныштылар

2022 елның 20 сентябре, сишәмбе

ТР Менделеевск муниципаль районының «Кама таңнары» социаль приютында Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирасы елы кысаларында педагоглар Куликова М.В. һәм Чернова Т.В. мәкальләргә багышланган чара уздырганнар.

Укыту һәм белем темалары мисалында педагоглар балалар белән бергә танылган рус мәкальләрен һәм әйтемнәрен карадылар. Балалар мәкальләрне атап, укып, өйрәнеп, халык иҗаты әсәрләренең әһәмиятен аңлаттылар.

«Хаталар» уены вакытында балалар мәкальләрне төзәттеләр. Педагоглар сүзләренә караганда, балалар зирәклек, тапкырлык һәм логика күрсәткәннәр. Балаларны бигрәк тә «Сүзләр җыелмасыннан мәкаль төзе» бәйгесе кызыксындырды. Чара карточкалар белән эшләү белән тәмамланды.

Шулай итеп, «Кама таңнары» приютында тәрбияләнүчеләр рус фольклоры белән таныштылар һәм халык зирәклеге, рус теле һәм мәдәнияте байлыгы турында күзаллау алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International