«Кама таңнары» приютының иҗади остаханәсе уңышлары белән куандыра

2022 елның 20 сентябре, сишәмбе

Менделеевск муниципаль районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында балаларның вак моторикасын үстерү максатында иҗади остаханә оештырылган.

Чираттагы иҗади остаханәдә балалар бакча участогында тапкан табигый материаллардан эшләнмәләр ясадылар.

Табигый материаллар балаларда фантазия, иҗат, фантазия үсешен тәэмин итә.

«Табигый материаллардан эшләнмәләр балага табигатьнең гаҗәеп дөньясын ачарга ярдәм итә. Мондый иҗади эш кызыклы гына түгел, файдалы да», – дип саный педагоглар Җамалетдинова А.Р. һәм Миронов Г.Б.

Балалар яшелчә һәм җиләк-җимешләрдән эшләнмәләр ясау эшенә бик теләп кушылды. Эшнең нәтиҗәсе – кызыклы хайваннар фигуралары булды. Балалар нәтиҗәдән канәгать калдылар һәм тиздән кабат иҗат остаханәсендә очрашырлар дигән ышаныч белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International