Узган җомгада, 16 сентябрьдә, Кече Шәмәк авылына «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге мобиль бригадасы мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче ата-аналар белән дәрес үткәрү максатыннан өйләренә барып кайтты.
«Тәрбия мәктәбе» кысаларында социаль эш буенча белгеч әни белән бала өчен өй шартларында тернәкләндерү техник чараларыннан файдалануга багышланган дәрес уздырды, тернәкләндерү һәм абилитацияләүнең индивидуаль программасына төзәтмәләр кертү мәсьәләләре буенча консультация бирде.
Шулай ук рейд барышында социаль хезмәтләр алучыларга өйләренә барып кайталар. Тикшерү нәтиҗәләре буенча социаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын тикшерү турында актлар төзелде.