Кичә Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар өчен «Күңелле стартлар» оештырылган.
Чараны оештыручылар үз алдына берничә мөһим бурыч куйдылар: балаларда җаваплылык, бердәмлек, тәвәккәллек, ихтыяр көче, чыдамлык, бер-берсенә карата дустанә һәм ихтирамлы мөнәсәбәт хисләре тәрбияләү.
Спорт эстафеталары – нык сәламәтлек формалаштыру нигезе генә түгел, ә шатлык чыганагы, шулай ук укыту һәм тәрбия чарасы. Мондый уеннар ярдәмендә балаларның физик, социаль һәм эмоциональ халәте яхшыра.
Мәсәлән, чираттагы «Күңелле стартлар» вакытында балалар спорт дәрте белән биремнәрне үтәделәр: үзәктә тәрбияләнүчеләр туп белән уйнадылар, сикерделәр, шаяртып ярыштылар, тизлеккә пазллар җыйдылар.
Спорт эстафетасында катнашу коллектив туплануга ярдәм итте. Биремнәрне үтәп, балалар үзара ярдәмләшү, дуслык, коллектив җаваплылык төшенчәләренә таяндылар.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча барлык катнашучылар да татлы призлар белән бүләкләнде, чара онытылмаслык тәэсир калдырды.