«Кама таңнары» буыннарны берләштерә

2022 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

Менделеевскиның «Кама таңнары» социаль приютында гадәти булмаган мастер-класс уздырылган. Социаль приютта тәрбияләнүчеләргә кунакка Людмила Ивановна җитәкчелегендә актив, иҗади әбиләр килде. Әбиләр балаларга йоннан картиналар ясарга өйрәттеләр.

«Дәрестә без рәхәтне файдалы эш белән берләштердек. Беренчедән, йон эшләнмәләре көзге вакытта бик популяр. Алар теләсә нинди интерьерны бизәргә мөмкин. Икенчедән, йон белән рәсем ясау вак моториканы, гомуми хәрәкәтләрне координацияләүне үстерә. Шулай итеп, без балаларга игътибарлыкны формалаштырырга, иҗади сәләтләрне активлаштырырга ярдәм итәбез», – дип билгеләп үтте Людмила Афанасьева.

Әбиләр балаларга йон күрсәттеләр, материал белән эшләү күнекмәләрен һәм алымнарын өйрәттеләр.

Балаларны иҗади эшчәнлекнең яңа төре кызыксындырды. Балалар һәм әбиләр бер-берсе белән аралашудан зур энергия алдылар. Көзге тематикага картиналар әзерләгәннән соң, балалар һәм кунаклар коймак, бәлеш һәм тәм-томнар белән чәй эчтеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International