Тәтеш районында гаиләләрне тикшереп чыктылар

2022 елның 14 сентябре, чәршәмбе

Бүген «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече һәм балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү буенча инспектор һәм опека һәм попечительлек секторының баш белгече белән берлектә 2нче социаль участокка бару оештырылды. Рейд барышында 5 гаилә тикшерелде.

Гражданнарга балигъ булмаганнарны тиешенчә карау һәм тәрбияләү, гаиләдә балалар өчен уңайлы һәм куркынычсыз шартлар тудыру мәсьәләләре буенча консультацияләр бирделәр.

Мондый ведомствоара рейдлар балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны кисәтүгә, гаиләләрдә ата-ана вазыйфаларын үтәүне контрольдә тотуга, торак-көнкүреш шартларын тикшерүгә юнәлдерелгән.

Рейд нәтиҗәләре буенча ата-ана вазыйфаларын үтәмәү очраклары ачыкланмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International