Бүген Арчаның «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге бүлегендә социаль хезмәт алучылар тәлинкәләрне милли татар бизәкләре белән буядылар. Чара Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган иде.
Тәлинкәләр папье-маше техникасында ясалган –иҗатның бу төре хәтта олыларны да үзенә җәлеп итә ала.
Хезмәт буенча инструктор Фирая Ризванова сүзләренчә, иҗади эш психологик яктан бушарга ярдәм итә, фантазия һәм фикерләү үсешенә тәэсир итә, шулай ук визуаль хәтерне үстерә.