Бүген Арчаның «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге бүлекчәсендә социаль хезмәт алучылар традицион булмаган рәсем ясау буенча мастер-класста катнашканнар.
«Традицион булмаган рәсем ясау техникасы рәсемдә хис һәм эмоция белдерергә мөмкинлек бирә, ирек бирә һәм үз көчләренә ышаныч уята, – дип сөйли хезмәт буенча инструктор Фирая Ризванова. – Төрле шаблоннар белән үз композицияләреңне булдырырга була, бу образлы фикерләү, иҗади инициатива үсешенә уңай йогынты ясый».