Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын гамәлгә кертү кысаларында Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар белән даими рәвештә шәхси дәресләр үткәрелә. Бүген социаль тернәкләндерү белгече игътибарны һәм хәтерне торгызу буенча дәресләр уздырды.
Хәтернең начарлануы – олы яшьтәге кешеләр арасында киң таралган проблема. Белгеч һәркем өчен индивидуаль рәвештә әлеге авыруга каршы көрәшергә ярдәм итә торган күнегүләр сайлый.
«Өлкәннәр еш кына пассив тормыш алып бара. Хәтер зәгыйфьләнә. Хәтер һәм акыл үсеше өчен иң эффектив күнегүләрнең берсе – уйлау эшчәнлеген активлаштыручы логик табышмакларны, ребусларны, кроссвордларны чишү», – дип яза белгеч.