«Экстремизмга – юк!» декадасы кысаларында Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта терроризмга каршы бердәмлек көненә багышланган чаралар оештырылган.
Шулай, 2 сентябрьдә Бесландагы фаҗига корбаннары истәлегенә акция уздырылды һәм «Беслан» документаль фильмын карау оештырылды.
5 сентябрьдә социаль хезмәт алучылар белән «Яшәр өчен бел!» террорчылык акты янаулары килеп чыкканда гамәлләрне ныгыту буенча укыту тренировкасы үткәрделәр. Учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләр террорчылыкка һәм экстремизмга каршы юнәлештәге аудио һәм видеороликлар белән таныштылар, «Террорчылыкка каршы куркынычсызлык» викторинасында катнаштылар.
7 сентябрьдә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре белән янгын эвакуациясе узды. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, учреждениедә мондый чаралар янгын куркынычы килеп чыккан очракта гамәлләрне ныгыту өчен даими рәвештә үткәрелә.