Алабугада ветеранны юбилее белән котладылар

2022 елның 12 сентябре, дүшәмбе

Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Бөек Ватан сугышы ветераны Әскарова Сафия Хафиз кызын 90 яшьлеге белән котлаганнар.

Сафия Хафиз кызы ТАССРның Арча районы Айван авылында туган, анда сугыш елларында яшәгән һәм эшләгән. 2020 елдан ул Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта яши.

Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Л.Р. Яһудина аны туган көне белән котлады, РФ Президенты В.В. Путин һәм район башлыгы Р.М. Нуриев исеменнән котлау открыткалары тапшырды, сәламәтлек һәм иминлек теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International