«Салават күпере» үзәге карамагындагы балалар квестта катнашканнар

2022 елның 9 сентябре, җомга

Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагоглары Лукашова Ольга һәм Голубева Людмила «Без – бердәм!» дигән дәрес үткәрде. Дәреснең төп максаты балигъ булмаганнарда терроризм һәм экстремизм турында күзаллау формалаштыру иде.

Дәрес станцияләр буенча квест формасында үткәрелде. «Теракт очрагында куркынычсызлык дәресе» таныштыру ролигын караганнан соң укучылар «Терроризм» станциясенә юл тотты, эвакуация, янау, террорчылар һ.б. сүзләрнең әһәмиятен аңлаттылар. Калган станцияләрдә балалар махсус коткару хезмәтләренең телефон номерлары турында белемнәрен ныгыттылар, «Антитеррор» дидактик уенын уйнадылар. Иң катлаулы эш «Эзләү» станциясендә булды, анда балалар үзәк бинасында шикле әйберләр табарга һәм алар белән нәрсә эшләргә кирәклеген әйтергә тиеш иде. Балалар эскәмиядә калдырылган матур уенчыкның тирә-юньдәгеләр өчен җитди куркыныч булырга мөмкин булуына гаҗәпләнделәр.

Соңыннан балалар кәгазьдән тынычлык символы – күгәрчен ясадылар һәм терроризмга тискәре мөнәсәбәтләрен белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International