Теләче районында «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне җайга салуга зур игътибар бирә. Шушы максаттан даими рәвештә балалар тәрбияләүче социаль хезмәт алучылар белән психологик тренинглар үткәрәләр. Психологик тренинглар уздыруның иң нәтиҗәле формасы булып уеннар тора.
Шушы көннәрдә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Гайнетдинова Ф.Т. «Гаилә рольләре» технологиясе буенча «Пәрәвездән чыгу. «Пәрәвез» уены» темасына дәрес үткәрде.
Мондый чаралар вакытында ата-аналар борчылу белән көрәшергә өйрәнәләр. Бу гаиләдә гармонияле мөнәсәбәтләр булдыруга ярдәм итә. Һәр яңа дәрес саен биремнәр тизрәк башкарыла, җаваплар тулырак яңгырый. Карталар белән эшләү социаль хезмәт алучыларда психологик проблемаларны төзәтергә кызыксыну һәм теләк уята. Мондый дәресләрнең уңай психокоррекцион йогынтысы ата-аналарны үзәккә мөмкин кадәр еш килергә этәрә.