Терроризмга каршы ункөнлек дәвам итә

2022 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Җитез нәни» спорт эстафетасы узган. Чара «Экстремизмга – юк!» декадасы һәм танып-белү эшчәнлеге кысаларында узды.

Бу көнне балалар команда белән аралашу тәҗрибәсен алдылар, рәсем конкурсында да катнаштылар. Үзәктә тәрбияләнүчеләр экстремизмга һәм терроризмга каршы көрәшкә багышланган плакатлар ясадылар. Әлеге рәсемнәр балалар өчен тематик әңгәмәләр, дәресләр, викториналар һәм кино карау кебек чараларны үткәргән белгечләрнең эш нәтиҗәсе булды. Соңыннан һәр катнашучы символик бүләк алды.

«Узган чара балалар һәм яшүсмерләрдә терроризмга каршы аңны үстерү һәм терроризм идеологиясен кире кагу өчен терроризмга каршы көрәш буенча профилактик эшчәнлекне активлаштыру максатыннан оештырылды», – дип билгеләп үтә үзәк белгечләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International