Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы каршындагы Республика ресурс үзәге Терроризм идеологиясенә каршы чараларны тормышка ашыруда катнашучы тармак хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрүне даими рәвештә тәэмин итә.
2022 елның 6 сентябреннән 8 сентябренә кадәр «Терроризм һәм экстремизм идеологиясенә каршы тору мәсьәләләре» квалификация күтәрү программасы буенча укыту уздырылды.
Программаның максаты – тыңлаучыларда яңа компетенцияләр формалаштыру һәм социаль өлкә учреждениеләрендә террорчылыкка каршы тору һәм куркынычсызлык өлкәсендә һөнәри дәрәҗәне күтәрү.
Программа 2019-2023 елларга Россия Федерациясендә террорчылык идеологиясенә каршы торуның комплекслы планы чараларын үтәү кысаларында «ТИСБИ» Идарә университетының Өзлексез белем бирү институты тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Дәресләр барышында тыңлаучылар терроризмга каршы тору буенча норматив-хокукый базаны, социаль объектларның террорчылыкка каршы саклану өлкәсендә закон һәм норматив актларны өйрәнделәр. Моннан тыш, уку вакытында экстремист һәм террорчылык эшчәнлегенә бәйле кешеләрне иртә ачыклау үзенчәлекләре каралды.
Квалификация күтәрү программасы нәтиҗәләре буенча белгечләр террорчылыкка каршы торуны ныгыту буенча тәкъдимнәр алдылар. Учреждениеләрдә террорчылык куркынычы килеп чыкканда гамәлләрне кабатлауга аерым игътибар бирелде.
36 тыңлаучы квалификация күтәрү программасын уңышлы үзләштерде.