Бүген Алабуга «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбиячеләре Наталья Белова, Татьяна Исхакова һәм Эльмира Ефремова «Экстремизм һәм терроризм – куркыныч хәлләр» дигән мәгълүмат сәгате уздырганнар.
Чараның максаты – яшүсмерләр арасында террорчылыкка һәм экстремизмга каршы тору нигезләрен формалаштыру.
Видеофильмнан балалар стандарт булмаган хәлләрдә: таныш булмаган кеше мөрәҗәгать иткәндә яки шикле предмет табылганда, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белделәр. Тәрбиячеләр экстремизмның террорчылыктан аермалары, бу күренешләрнең иҗтимагый куркынычы турында сөйләделәр, хокук бозулар өчен җаваплылык чаралары турында искә төшерделәр.
Чара ахырында балалар «Без – террорга каршы» агитация листовкаларын ясадылар.