Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Күбәләкләр» дигән иҗади сәләтләрне үстерү буенча чираттагы дәрес узган.
Әлеге чараның максатлары – иҗади сәләтләрне, вак моториканы, күз үлчәмен, хәтерне, логик фикерләү һәм игътибарны үстерү.
Дәрес барышында традицион булмаган рәсем ясау техникасы кулланылды. Балалар күбәләк үрнәге төшерелгән шаблоннарны буядылар, аннары битләрне бөкләделәр, нәтиҗәдә матур бизәкләр барлыкка килде. Чара йомгаклары буенча балалар үз рәсемнәреннән күргәзмә әзерләделәр.
Тернәкләндерү үзәге белгечләре билгеләп үткәнчә, арт-терапия социаль тернәкләндерүнең нәтиҗәле технологиясе булып тора. Рәсем ясау тынычландыра, күзаллауны үстерә. Төсләр һәм формалар сайлап, балалар кәгазьдә үзләренең хис-кичерешләрен сурәтли, шуның белән нерв киеренкелеген бушата.