Буа пенсионерларын медицина учреждениеләренә кадәр махсус транспортта китерәләр

2022 елның 7 сентябре, чәршәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстанның Буа муниципаль районында 65 яшьтән өлкәнрәк авыл җирендә яшәүче гражданнарны үзәк район хастаханәсенә китерү буенча чаралар дәвам итә.

Өлкән гражданнарны китерүнең максаты – планлы дәвалау-диагностика чараларын тормышка ашыру, диспансерлаштыру һәм профилактик медицина тикшерүләрен үткәрү.

Максатчан төркемнәрне хастаханәләргә китерү план-график нигезендә «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәре ярдәмендә башкарыла.

«Бүгенге көндә диспансер күзәтүе узу өчен Буа районының медицина учреждениеләренә 1,4 меңнән артык өлкән граждан китерелгән. Әлеге максатны тормышка ашыру өчен махсус транспорт сатып алынды. Өлкәннәрне медицина учреждениеләренә китерү өчен максималь уңайлы шартлар тудырылган», – дип билгеләп үтте ТР Буа районы социаль яклау бүлеге башлыгы Л.Р. Камалова.

Мондый чаралар бөтен республика буенча үткәрелә. Шулай, ел башыннан Татарстанның медицина оешмаларына 46 меңнән артык кеше китерелгән, дип хәбәр иттеләр ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында.

Бу проектны тормышка ашыру нәтиҗәсендә табиблар өлкән яшьтәге гражданнарның яман шешләрен ачыклый һәм дәвалау планын оештыра ала. Өлкән яшьтәге гражданнарны медицина учреждениеләренә китерү буенча ведомствоара чаралар «Өлкән буын» федераль проектының башка чаралары белән бергә татарстанлыларның гомерләрен озайтырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International