«Кайгырту» «Белемең белән уртаклаш» акциясенә кушылды

2022 елның 7 сентябре, чәршәмбе

ТР Алексеевск муниципаль районында «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты «Белемең белән уртаклаш» Бөтенроссия агарту акциясендә катнашкан.

«Импульс» яшүсмерләр клубы белгече Юлия Осянина Татарстан Республикасының фән эшлеклеләре турындагы белемнәре белән уртаклашты. Ул приютта тәрбияләнүчеләргә Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Иван Шишкин иҗаты, А.М. Бутлеров, Д.И. Менделеевның фәнни ачышлары турында сөйләде.

Балалар Юлия Павловнаның чыгышын зур кызыксыну һәм горурлык белән тыңладылар. Кызыклы танып белү чарасы өчен рәхмәт йөзеннән приютта тәрбияләнүче Раилә Шәймәрданова Муса Җәлилнең «Вәхшәт» шигырен укыды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International