Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар илебезнең халык һөнәрләре белән танышуны дәвам итә. Учреждениедә Россия халыкларының мәдәни мирасы елына һәм «Халык кәсепләре сукмаклары» программасына багышланган чаралар үткәрелә. Чираттагы дәрестә хезмәт буенча инструктор Светлана Исмәгыйлова интернат-йортта яшәүчеләргә Дивеев уенчыгы турында сөйләде.
Светлана Вадимовна үзе күптән түгел Дивеев уенчыгы музеенда булды һәм аны ясау буенча мастер-класста катнашты. Ул үз хис-тойгылары белән уртаклашты, өлкәннәргә эшләнмәләрнең фотосурәтләрен, шулай ук агач-кыңгырау, сыбызгы, шалтыравык күрсәтте. Муфель миче турында сөйләде. Чара бик күңелле һәм белемле булды, күпләр бу уникаль уенчык турында беренче тапкыр белделәр.
Шулай ук интернат-йортта «Россия халык кәсепләре» дигән тематик викторина уздырылды. Интернат-йортта яшәүчеләр игътибарына төрле һөнәрчелек эшләнмәләре белән экспозиция, шулай ук Татарстан мәдәнияте, халык костюмнары, йолалар һәм бәйрәмнәр, милли кухня турында искиткеч китаплар сериясе тәкъдим ителде.
Чара өлкәннәргә бик ошады. Элегрәк әти-әниләре белән келәм сукканнарын, чигү, бәйләү кебек кәсепләрне искә төшерделәр. Бу җылы хатирәләр уңай эмоцияләр тудыра һәм озын гомерлелек өчен искиткеч ресурс булып тора.