Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбиячесе Наталья Белова «Көзге кәеф» дигән мастер-класс уздырган.
Балалар «Яфрак коелу» дигән кызыклы эшләнмәләр әзерләгәннәр. Эш барышында тернәкләнүчеләр күз үлчәмен һәм вак моториканы үстереп, җилпәзә техникасында кәгазьне бөгеп, күләмле эшләнмәләр башкардылар.
«Көз болытлы көннәр, яңгыр белән истә кала, «Астра»да тәрбияләнүчеләрнең көзе исә якты һәм күңелле килеп чыкты, балаларда күтәренке кәеф уятты», – дип билгеләп үтә педагог.