«Кайгырту»да арт-терапия

2022 елның 5 сентябре, дүшәмбе

ТР Алексеевск муниципаль районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында үз-үзеңне көйләү, конструктив хезмәттәшлек, кагыйдәләр буенча эшли белү максатыннан «Парлы рәсем» арт-терапевтик дәресен үткәргәннәр.

Дәрес башында педагог-психолог Наталья Конова балаларны парлы рәсем ясау кагыйдәләре белән таныштырды. Аннары балалар парларга бүлештеләр рәсем ясый башладылар. Һәрбер пар рәсем ясады һәм үз хисләрен белдерде.

Рәсем тәмамланганнан соң күргәзмә оештырылды. Балалар кызыксынып рәсемнәр карадылар, хисләре белән уртаклаштылар. Күргәзмә нәтиҗәләре буенча приютта тәрбияләнүчеләр үз рәсемнәре мотивлары буенча хикәяләр яздылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International