«Астра»да булачак беренче сыйныф укучылары өчен бәйрәм оештырдылар

2022 елның 2 сентябре, җомга

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә булачак беренче сыйныф укучылары өчен бәйрәм оештырылган.

Чара кунаклары – Алабуга шәһәр советы депутаты Людмила Мусаева, Татарстан халыклары ассамблеясе вәкиле Зөләйха Әмирбәкова – барлык катнашучыларны Республика көне һәм Белем көне белән котладылар, укучыларга яхшы укулар һәм белем юлында уңышлар теләделәр, беренче сыйныф укучыларына китаплар һәм бүләк җыелмалары тапшырдылар.

Үзәкнең директоры Галина Калашникова тәбрикләү сүзендә республика һәм, тулаем алганда, илнең уңышлары, үсеп килүче буынның активлыгы өчен горурлык белдерде, укучыларга Ватаннарын ихлас яратуларын теләде.

Чарада катнашучыларның барысы да Незнайка һәм Шапокляк катнашында театральләштерелгән тамашага җәлеп ителде, алар балаларга уен формасында мәктәптә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, урамда һәм юлларда куркынычсызлык чаралары турында искә төшерделәр.

Казанның Муса Җәлил исемендәге дәүләт опера һәм балет театры артисты, Татарстан Республикасының атказанган артисты Рөстәм Котлыбаев чыгышы балалар, ата-аналар һәм үзәк хезмәткәрләре өчен иҗади бүләк булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International