«Экстремизмга – юк!» декадасы кысыларында Арчаның «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Беслан: онытырга хакыбыз юк» дигән хәтер сәгате узган. Анда көндезге бүлектә социаль хезмәтләр алучылар катнашты.
Җыелучылар Беслан фаҗигасен, тоткыннарны азат иткәндә һәлак булган сугышчыларның исемнәрен искә төшерделәр, һәлак булганнарны искә алдылар. Шулай ук хезмәтне саклау буенча белгеч һәм гадәттән тыш хәлләр буенча вәкаләтле вәкил Нурия Нургалиева экстремаль хәлләрдә үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләде, куркыныч янаган вакытта һәм террорчылык акты вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерде.
Чара бер минутлык тынлык белән тәмамланды. Террорчылык акты корбаннары истәлегенә күккә ак шарлар – балалар күңеленең чисталыгы символы күтәрелде.