«Ялкын» үзәге карамагындагы балалар халык уеннары уйнадылар

2022 елның 2 сентябре, җомга

Бүген Бөгелмәнең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют тәрбиячесе Элеонора Фәтхуллина мәктәпкәчә яшьтәге балаларга Идел буе халыкларының «Әтәчләр сугышы», «Бүре һәм бәчкәйләр», «Кем тизрәк?», «Төен белән яулык», «Чебиләр» кебек уеннарны уйнарга тәкъдим итте.

Әлеге чараның төп идеясе – мәктәпкәчә яшьтәге балаларда Идел буе халыкларының хәрәкәтчән уеннарына кызыксыну тәрбияләү, толерантлыкны үстерү һәм балалар коллективы эчендә дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту.

Дәрес Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирасы елына багышланган иде.

Чарада 7 бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International