Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы тарафыннан «Татарстан тарихы» дигән чара уздырылган.
Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көненә багышланган чарада яшь социаль хезмәт алучылар катнашты. Балалар рәхәтләнеп Татарстан тарихы, гербтагы сурәтнең символик мәгънәсе, флагның гербы һәм төсләре турында сөйләштеләр.