«Шатлык»та актив озын гомерлелек

2022 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

«Актив озын гомерлелек» программасын тормышка ашыру кысаларында Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Пульс» актив пенсионерлар клубы эшли.

Отряд эшчәнлеге хокукый һәм компьютер грамоталылыгын арттыруга, эмоциональ халәтне яхшыртуга, сәламәт яшәү рәвеше өстенлеген формалаштыруга юнәлдерелгән.

Клубның һәр дәресе сәламәтләндерү һәм сулыш гимнастикасы белән башлана, катнашучылар бию һәм аэробика белән актив шөгыльләнәләр, психологлар, юристлар, табиблар дәресләренә йөриләр.

«Пульс» клубы активистлары «Көмеш» волонтерлар отряды оештырдылар. «Пульсиночки» – ялгыз социаль хезмәт алучыларның көтеп алынган кунаклары. Алар өлкәннәрне туган көне белән котлыйлар, сөйләшәләр, кулдан килгәнчә ярдәм итәләр.

Эссе көннәр җитү белән «Шатлык» үзәгенең өйдә социаль хезмәт алучылары урамга чыкмый башладылар. «Пульсиночки» өлкәннәр белән иртән, эссе булмаган вакытта урамда йөрергә чыга башлады. Клубта катнашучыларның фикере буенча, мондый йөрешләр аларның сәламәтлеге һәм озын гомерлелеге өчен бик файдалы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International