Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре үз эшләрендә кешенең актив тормышын озайта торган төрле технологияләр кулланалар. Мисал өчен, хатирәләр терапиясе, гарденотерапия, «кояш терапиясе».
Мондый чаралар «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектының өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасы кысаларында оештырыла.
Социаль хезмәт алучы Зинаида Ивановна 2014 елдан бирле социаль хезмәт күрсәтүдә тора. Олы яшенә карамастан, быел аңа 94 яшь тула, ул заманча һәм позитив кеше булып тора. Әби чәчәкләр үстерә, сәламәтлеген һәм туклануын кайгырта.
Социаль хезмәткәр белән берлектә Зинаида Ивановна рәхәтләнеп чәчәкләр үстерә һәм аларны карый. Мондый эшчәнлек психотерапевтик юнәлешкә ия, бу өлкән яшьтәге гражданнарның психоэмоциональ торышын яхшыртырга мөмкинлек бирә.
Моннан тыш, Зинаида Ивановна балконда социаль хезмәткәр контроле астында кызына. Кояш нуры шатлык гормоны – серотонин җитештерүне 35%ка арттыра, шулай ук организмдагы матдәләр алмашын активлаштыра, шул рәвешле кояшта кызыну иммунитетны ныгыта.
Заманча технологияләр комплексы өлкән кешенең кәефен һәм гомуми иминлеген яхшырта, борчылуны киметә, хәтернең яхшыруына ярдәм итә.