Әгерҗедә беренче сыйныф укучыларын мәктәпкә җыйдылар

2022 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

31 август көнне ТР Әгерҗе муниципаль районының «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләргә Казан шәһәренең «Доброе дело» хәйрия фондыннан кунаклар килгән.

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында хәйриячеләр балаларны яңа букчалар, канцтоварлар һәм рәсем ясау өчен комплектлар белән сөендерде. Балалар хәйриячеләргә яхшы билгеләргә укырга һәм уңышларга ирешергә вәгъдә иттеләр.

Исегезгә төшерәбез, «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе Татарстанда 2007 елдан бирле үткәрелә. Уку елы алдыннан беренче сыйныф укучылары яңа букчалар, уку өчен кирәкле предметлар һәм кирәк-яраклар ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International