«Сугышның хатын-кыз йөзе түгел» программасын тормышка ашыру кысаларында Алексеевскиның «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр тыл хезмәтчәне Александр Машинага ярдәм күрсәткәннәр.
Балалар йорт яны территориясен тәртипкә китерергә һәм алма җыярга булышты. Александр Федоровна балалар белән кеше тормышында дуслыкның мөһимлеге турында әңгәмә корды, сугыш елларының авырлыгы турында сөйләде.
Очрашу ахырында өлкән яшьтәге ханым барысына да тыныч күк йөзе теләде.