Алексеевск муниципаль районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Татарстан Республикасы көне уңаеннан күңел ачу, спорт, танып белү, иҗат чараларын уздырганнар.
Бәйрәм чаралары 29 августта башланды. Балалар «Красный Восток» китапханәсендә булдылар, анда туган якны өйрәнү сәгате уздырылды. Китапханәче Татьяна Александровна Татарстан символлары турында сөйләде, китап күргәзмәсен күрсәтте, анда милли костюмнар, ашамлыклар, альбомнар турында республиканың гаҗәеп тарихын, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен чагылдырган китаплар тәкъдим ителде. Балалар викторина сорауларына бик теләп җавап бирделәр, ике дәүләт телендә мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, татар халык әкиятләре буенча мультфильмнар карадылар. Ә кичен Балалар «Татарстан халыклары дуслыгы» дигән видеофильм карадылар.
30 августта балалар «Татарстанда спорт» исемле уен ярышларыннан башладылар. Балалар «Ат чабышлары», «Капчык киеп йөгерү» кебек эстафеталарында үзләренең җитезлеген, ныклыгын һәм тизлеген күрсәттеләр.
Көннең икенче яртысында аларны танып белү һәм иҗади чаралар көтә иде. Мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары «Минем Татарстан» рәсем бәйгесендә катнаштылар, ә урта һәм өлкән мәктәп балалары түгәрәк өстәл алдында республикада яшәүче халыкларның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында белемнәре белән уртаклаштылар.