Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре Татарстан Республикасы көнен билгеләп үттеләр

2022 елның 31 августы, чәршәмбе

Кичә, 30 август көнне, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәм чаралары уздырылды.

Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Минем республикам – Татарстан!» дигән чара уздырдылар. Әңгәмәнең төп бурычы – патриотизм, Татарстан тарихына хөрмәт тәрбияләү.

Чара республика гимны белән башланып китте. Аннары балалар Татарстанның истәлекле тарихи вакыйгалары турындагы видеосюжетны игътибар белән карадылар. «Мин башлыйм, ә син дәвам ит» уены балаларга бик ошады, аның барышында балалар Татарстан шәһәрләрен, елгаларын искә алдылар, милли шагыйрьләрне һәм язучыларны атадылар, Татарстанның дәүләт символикасы турында белемнәрен күрсәттеләр. Соңыннан приютта тәрбияләнүчеләр «Минем яраткан Татарстаным» дигән плакат ясадылар.

Менделеевскиның «Кама таңнары» социаль приютында педагоглар Чернова Т.В. һәм Җамалетдинова А.Р. «Минем Ватаным – Татарстан Республикасы» дип исемләнгән танып белү сәгате үткәргәннәр. Балалар ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән истәлекле урыннарны искә төшерделәр: Казан Кремле, Бөек Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчегендә Успение монастыре комплексы.

Тәрбиячеләр республиканың сәнәгать, авыл хуҗалыгы, фән һәм мәдәният өлкәсендәге уңышлары турында сөйләделәр. Чара ахырында балалар Татарстан үсеш ала, чәчәк ата һәм яхшы якка үзгәрә дигән нәтиҗәгә килделәр, ә республика халкының бурычы – аның байлыгын һәм матурлыгын саклау һәм арттыру.

Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен Татарстан Республикасы көненә интеллектуаль уен уздырганнар. Тәрбияче Наталья Котова учреждение карамагындагы балаларга туган як тарихы, татар халкының сәнгате һәм гореф-гадәтләре турында кызыклы сораулар әзерләде. «Безнең өлкәннәребез – туган як белгечләре, – ди Наталья Котова. – Тик иң зирәге Наил Идиатуллин булды. Без мондый интеллектуаль чараларны еш үткәрәбез: алар өлкәннәрдә әйләнә-тирә дөньяга кызыксыну һәм хәтерне үстерәләр, командада дөрес аралашырга өйрәтәләр».

«Туган көнең белән, Татарстан!» чарасы Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Татарстан көненә һәм Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланды.

Балаларга республиканың тарихы һәм мәдәнияте, борынгы мәдәният символлары, һәйкәлләре, шулай ук Татарстан казанышлары һәм республиканы данлаучы кешеләр турында сөйләделәр. Белем алу әңгәмәсеннән соң балалар рәсем ясадылар. Балалар фантазия күрсәттеләр һәм рәсем ясадылар.

Белгечләр сүзләренчә, мондый чаралар үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү өчен бик мөһим. Мондый чараларда катнашып, социаль хезмәт алучылар туган як һәм республикабызда туып-үскән күренекле шәхесләр турында белемнәрен киңәйтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International