«Гармония» республика буенча «Виртуаль туризм» оештырды

2022 елның 29 августы, дүшәмбе

Республика көненә багышланган чаралар кысаларында Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә «Виртуаль туризм» технологиясен кулланып «Республикам белән горурланам» дигән темага чара уздырганнар.

Индивидуаль чараны «Гармония» хезмәткәре И.Р. Шәрипова оештырды һәм үткәрде.

Белгеч үзәк карамагындагыларга республикабызның төп символлары, тарихы һәм үсеше, аның традицияләре һәм казанышлары турында сөйләде.

Чара Татарстан Республикасының истәлекле урыннары һәм бүген Татарстанның ничек үсүе турында презентация карау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International