Казанның «Здравушка» үзәгендә Республика көненә әзерлек эшләре алып барыла

2022 елның 29 августы, дүшәмбе

Бүген, Республика көне алдыннан, Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Татарстан – минем Туган илем» дигән фотокүргәзмә оештырылган.

Шулай ук тәрбияләнүчеләр һәм ата-аналар өчен Татарстан халыкларының гореф-гадәтләренә һәм мәдәниятенә багышланган тематик сәгать оештырылды: балалар әңгәмәдә бик теләп катнаштылар һәм зур кызыксыну белән тематик мультфильмнар карадылар.

«Здравушка» карамагындагыларның һәркайсы үз Ватаны һәм Татарстан халкының гореф-гадәтләре турында күп яңалык белде.

Ә күп кенә ата-аналар халык фольклоры элементларын искә төшерделәр һәм хәтта милли кухня серләре белән дә уртаклаштылар.

Чара үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү максатыннан оештырылды һәм илдә игълан ителгән Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International